Мәктәп вальсы

Тирә-ягы моңга чумган?
Әйләнәбез кара-каршы,
Ә күзләргә сагыш тулган.

Әйләнәбез парланышып
Бала чакның соңгы вальсын.
Шушы гади, изге моңнар
Йөрәкләрдә мәңге калсын.

Сау бул инде, туган мәктәп,
Күрешкәнгә тиклем, дуслар.
Таралабыз төрле якка
Канат кагып очар коштай.

Әйләнәбез парланышып
Бала чакның соңгы вальсын.
Шушы гади, изге моңнар
Йөрәкләрдә мәңге калсын.

Укытучым — тогры дустым
Киңәш бирә соңгы тапкыр:
«Абынмыйча атла алга,
Барыр юллар булмас такыр.»

Әйләнәбез парланышып
Бала чакның соңгы вальсын.
Шушы гади, изге моңнар
Йөрәкләрдә мәңге калсын.

Борчылмагыз, тапшырырбыз
Заман куйган сынауларны.
Тормышка без ашырырбыз
Уйлардагы хыялларны.

Әйләнәбез парланышып
Бала чакның соңгы вальсын.
Шушы гади, изге моңнар
Йөрәкләрдә мәңге калсын.

Оставьте комментарий