Ике эз
Ак кар өстендә
Ике эз калган.
Ике сукмакны
Кемнәрдер салган.
Ак кар өстендә
Ике эз калган.
Ике сукмакны
Кемнәрдер салган.
Ике тирәк кенә торып калган,
Күңелемнең ике терәге.
Әткәй нигезләре сакланмаган
Җимерелә инде йөрәгем.
Озын юллар үтеп сиңа кайттык,
Авылкаем, алтын бишегем.
Әткәй йорты сөеп каршы ала,
Ачып куеп безгә ишеген.
Ике балам — ике зур бәхетем,
Йөрәгемнең алар тибеше.
Язмышымның миңа зур бүләге,
Тормышымның татлы җимеше!
Ишетәм мин моңлы аваз —
Изге айда, нурлы таңда.
Барган Рәсүл изге тауга —
Коръән үзе иңгән анда.
Бер-берләре белән шигырь әйтеп
Сөйләшкәндә бөтен гарәп иле.
Рәсүлебез Мөхәммәткә беркөн
Аллаһыдан изге Коръән иңде.
Үз чорының бөек шагыйрьләре
Гаҗәпләнеп гаҗиз калды шулчак:
Юк, бу сүзләр шигырь генә түгел,
Бу — Аллаһтан иңгән изге китап!
Зәлифәкәй сылу суга бара.
Су сибим дип талларга.
Зәлифәкәй бахыр көн-төн елый,
Үз абыйсы саткач малларга.
Күңеллерәк көй ишетсәм,
Күбәләктәй очынам.
Бер урында бөтереләм,
Басып аяк очына.
Без әле зур түгел, әмма
Зурларга иярәбез.
Зурлар җырлаган шикелле
Җырларга өйрәнәбез.
Гармун уйный беләсеңме,
Зимагор буласыңмы?
Безнең белән барсыңмы,
Аерылып каласыңмы?