Яңа ел төне
Гомер йомгагы өзелмәс төсле,
Ай да яктырта нурланып күкне.
Нигә соң, нигә моңаям икән,
Җиткәндә елның иң соңгы төне?
Гомер йомгагы өзелмәс төсле,
Ай да яктырта нурланып күкне.
Нигә соң, нигә моңаям икән,
Җиткәндә елның иң соңгы төне?
Нинди матур һава,
Тәңкә карлар ява,
Карлар ява зәңгәр күкләрдән.
Тияр-тимәс,
Тияр-тимәс кенә,
Кыяр-кыймас,
Кыяр-кыймас кына
Кар бөртеге үбә битләрдән.
Яңа елда җанны пакьлек бизи,
Ак карлардан күзләр чагыла.
Көтелмәгән ак бәхетләр килеп,
Тартып алыр кебек янына.
Йолдызлардан энҗе бер коелып,
Ак чәчәкләр иңгә кагыла.
Яңа елда татлы хис уянып,
Күңелләргә назлар агыла.
Ап-ак карлар ява җиргә,
Энҗе бөртекләрен сибә.
Яңа елның бизәкләре
Бәйрәм төсе тәрәзәдә.
Бар җиһанга бәхет теләп
Җирнең шары әйләнә.
Әткәй — әнкәй туганнарың,
Җан дусларың эргәдә.
Якынлаша Яңа ел,
Дулкынлана йөрәкләр.
Озатып кала иске ел,
Теләп изге теләкләр.
Килгән дуслар, туганнар,
Күмәкләшеп тулганнар.
Сөйгәненә яшь егет
Алтын балдак кидерә.
Сөю тулы карашы
Көйдерә шул, көйдерә.
Итек белән таптап солдат үтте
Европаның канлы тузанын
Ирек яулап яуда калды солдат
Бөеклеккә илтеп ил данын
Ватанымның батыр бөркетләре
Россиямнең батыр уллары
Татарстан дигән гүзәл җирнең
Курку белмәгән лачыннары
Эй, Яңа ел, Яңа ел,
Әйләндерә җир шарын,
Килеп җитәр буранлап
Онытмыйча без барын.
Эй, Яңа ел, Яңа ел,
Әйләндерә җир шарын,
Шатландырып халыкны,
Килеп торсын ел саен!
Туйлар гөрли! Менә бәйрәм бүген
Ике гашыйк ярлар кавышкан.
— Мин яратам сине бердәнберем!
— Мин яратам сине җанашым!
— диеп алмашалар балдакларны
Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр.
Пар балдаклар кигән яшь парларны
Туганнары тәбрик итәләр.