Сүнмәс тойгылар
Тормышның серләрен ачканда,
Язмышның бормалы юлында.
Ашкынып, яшәргә ашыктым —
Уйладым мәхәббәт турында.
Тормышның серләрен ачканда,
Язмышның бормалы юлында.
Ашкынып, яшәргә ашыктым —
Уйладым мәхәббәт турында.
Мин еракта, синнән бик еракта,
Мин кайтасы юллар бик озын.
Шул юлларда маяк нурым минем
Син, кадерлем, сүнмәс йолдызым.
Агыйделдә ак кораб ла
Утырдым алга карап.
Бер генә сүз әйтер идем
Нурлы йөзеңә карап.
Берәүгә берәү яр була,
Яр була, пар була алмый.
Яратышкан ярлар була,
Була, бер җан була алмый.
Була, бер җан була алмый.
Эх, сез кызлар, нурлы күзләр,
Ут чәчрәтеп үтәсез.
Мәхәббәтле караш белән,
Йөрәкләрне өтәсез.
Сызла, сызла, сызла, күңелем!
Сызла бер туктамыйча,
Сызла айлар, сызла еллар,
Сызла төн йокламыйча!
Суның агышларыдыр…
Җилнең кагышларыдыр…
Кайлардан килеп кайларга,
Китеп барышларыдыр.
Сукмаклар чуалган, адреслар югалган,
Эзләргә үләннәр шытканнар.
Тик ялгыз йөрәкләр якын дус кирәккә
Бер-берсен эзләргә чыкканнар.
Көннәремдә син гел уйларымда,
Төннәремдә тагын мин ялгыз.
Язмыш шулай аламы соң үчен,
Мәңге төзәлмәслек бу ялгыш.
Әнә кызлар яшь киленгә
Күрсәтәләр су юлын.
Су чайпала, тамчысын да
Түгә күрмә, сылуым!