Сызла, йөрәк

Сызла, сызла, сызла, күңелем!
Сызла бер туктамыйча,
Сызла айлар, сызла еллар,
Сызла төн йокламыйча!

Сызла, сызлап, син мәхәббәт
Ялкынын гөлләр яса,
Мәңге хәсрәт һәм кара төн
Елларын көннәр яса!…

Оставьте комментарий