Тар басма
Челтер-челтер сулар ага,
Басмалары асылмалы.
Сикереп төшеп сулар эчтем,
Сусауларым басылмады.
Челтер-челтер сулар ага,
Басмалары асылмалы.
Сикереп төшеп сулар эчтем,
Сусауларым басылмады.
Айлар көтәм, еллар көтәм,
Бик ышанам, табарсың.
Синсез төссез тормышымны
Ак төсләргә манарсың.
Танып буе карлыган,
Өзмим — сиңа калдырам,
Килгәнеңне көтә-көтә,
Күзләремне талдырам.
Язлар кабат килеп,
чәчәкләргә күмеп,
Назлы җилләр исеп —
дөнья үзгәрде.
Ташкын кичеп эзләдем мин —
Синең таныш күзләрне.
Елар яшем күзләремдә көйгән инде,
Тойгы хисем күңелемдә үлгән инде.
Үкенүсез, әрнүләрсез китәм синнән,
Сүзсез генә горур башын күтәрәм дә.
Тамчылы гөл чәчәкләре кебек,
Күзләреңне түбән иясең;
Күкрәгемә кайнар башың салын:
«Бик авыр шул, сагынам!» — диясең.
Болытларга карыйм сагынганда
Болытларга карыйм сагынганда
Куанычны күктән алам мин
Офыкларга йолдыз атылганда
Офыкларга йолдыз атылганда
Ярчыкларын эзләп табам мин
Офыкларга йолдыз атылганда
Офыкларга йолдыз атылганда
Ярчыкларын эзләп табам мин
Сөңге бозлардан тамчы коела,
Тал бөресенә кошлар сыена;
Тамчы гөлләрдәй сылу елмая,
Ашкына күңел, белмим мин, кая.
Тәрәзә төбем исле гөл,
Иснә, дустым, исле ул;
Уртасында бер чәчәк бар —
Өзмим, синең төсле ул.
Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга яфрак бәйләнә.
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч телләр бәйләнә.