Талы, талы (Тал бөгелә)

Тәрәзә төбем исле гөл,
Иснә, дустым, исле ул;
Уртасында бер чәчәк бар —
Өзмим, синең төсле ул.

Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Тагын бер күрәсе килеп,
Үзәк өзелеп тора.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Рәхәтләнәм исенә.
Сәгать саен, минут саен
Син төшәсең исемә.

Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Тагын бер күрәсе килеп,
Үзәк өзелеп тора.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Мин ярата торган гөл.
Сине сагынып, җырлар җырлыйм —
Сагынуымны шуннан бел.

Талы, талы,
Талы бөгелеп тора; —
Тагын бер күрәсе килеп,
Үзәк өзелеп тора.

Оставьте комментарий