Тап син мине

Айлар көтәм, еллар көтәм,
Бик ышанам, табарсың.
Синсез төссез тормышымны
Ак төсләргә манарсың.

Тап син мине, тап инде,
Юлларыма чык инде.
Пар тормышлы киләчәккә
Үзең белән ал инде.

Көнен көтәм, төнен көтәм,
Синдә минем хыялым.
Ак төсләрдә күрәм сине
Бәхетемнең буявын.

Тап син мине, тап инде,
Юлларыма чык инде.
Пар тормышлы киләчәккә
Үзең белән ал инде.

Көтәм, кәтәм, сине көтәм,
Очрашырбыз барыбер.
Беләм, бер мәл ике йөрәк
Бер-беренә кагылыр.

Тап син мине, тап инде,
Юлларыма чык инде.
Пар тормышлы киләчәккә
Үзең белән ал инде.

Оставьте комментарий