Күңелле безнең шәһәр
Күңелле безнең туган шәһәр,
Ямьле язларда килсәң әгәр.
Идел тулып акканда,
Акчарлаклар кайтканда
Күңелле безнең шәһәр.
Күңелле безнең туган шәһәр,
Ямьле язларда килсәң әгәр.
Идел тулып акканда,
Акчарлаклар кайтканда
Күңелле безнең шәһәр.
Ераклардан сагынып килдем монда,
Тукай җаны дәште үзенә.
Гомер буе җыйган сагышларны
Сөйләү мөмкинмени тиз генә?
Ямьле Кырлай буйлары ла,
Матур урман, кырлары шул,
Матур урман, кырлары.
Кырда үскән курай кебек
Зифа Кырлай кызлары.
Кыеп-кыеп кына сүзне
Сөйли безнең кыйгылар.
Җырларында — былбыл моңы,
Телләрендә — «кый» гына.
Кушкаеннар шаулый Кушлавычта,
Йөрәкләрне ялгый сагыш-моң.
И Кушлавыч, тәүге бишеге син
Тукай моңы иңгән язмышның.
Озындыр урамнары,
Каршыда урманнары.
Урманнардан ишетелә
Күке кычкырганнары.
Алтыннандыр җепләре,
Көмештәндер җепләре
Кулъяулык чигә кызлар
Ил сагында егетләре
Исән-имин кайтсыннар дип
Кулъяулык чигә кызлар!
Каршы ала, озатып кала
Поездларны Кукмара.
Поездлар ерак китсә дә,
Ерагаймасын ара.
Куаныч күле кайда? —
Идел буе тугайда.
Идел буенда йөрдек,
Куаныч күлен күрдек.
Без атлаган юлдан кояшлырак,
Яктырак юл бармы дөньяда!
Яшьлек өчен якты юллар ачык,
Дәртләндерә безне замана.