Танып

Ак Танып сине сагынып
Кайтам йөрәгем янып
Дәшәсең мине Танып
Ак дулкыннарга кагып.
Э Танып ага ага
Ак дулкыннарга кага.
Их, белсәгез, ак дулкыннар,
Йөрәгем ничек яна.

Тальян гармун (өченче вариант)

Сакмар-суның буйларында
Яңгырый тальян моңнары;
Ил сакларга яуга китә
Уралтауның уллары.

Тал басмада

Җиргә басар-басмас,
Чиләк асар-асмас,
Суга бара кызлар, киленнәр.
Тал басмада калдың,
Өзелеп сөйгән ярым,
Назлы сүзләр калды күңелдә.

Сәлам Өфедән

Без Агыйделдән җыр алып килдек,
Урал таулары сәлам юллады.
Ничә кат инде җир шарын урый
Татар җырының данлы юллары.

Син, изге Кырлаем

Синдә Кырлай, кайнар моң дәрьясы,
Синдә гөлләр һәрчак бөредә.
Үреңдәге шаулы карурманнар
Бигрәк серле булып күренә.

Синең җырың, Һиндстан

Илебезнең гүзәл каласында,
Төрле матур җырлар арасында,
Бер җыр тыңладым мин,
Бер җыр тыңладым мин…
Ул җыр безгә сәлам, булып килгән,
Сездән килгән, Һиндстан!..