Сөн буйлары

Сөн буйларында каеннар
Яфрак яра иртәрәк.
Яфрак ярган каеннарны
Илтә җилләр иркәләп.

Сөн буйларына кайтам да
Таң каламын җилләргә.
Җилләрдә гашыйк күрәсең
Каен үскән җирләргә.

Оставьте комментарий