Азамат (беренче вариант)

Еракларга гына күренә микән
Ирәндеккәй тавының ак ташы,
Ирәндеккәй тавының ак ташы?

Кая гына бармый, ниләр күрми
Ир егеткәй белән ат башы,
Ир егеткәй белән ат башы,

Азамат җиккән кара атның
Арт аягы аның ак булыр,
Арт аягы аның ак булыр.

Ир егеткәй кайда йөресә дә,
Кылган эше аның хак булыр,
Кылган эше аның хак булыр.

Тубылгы ла агач зур булмас,
Арасыннан үтәр юл булмас,
Арасыннан үтәр юл булмас.

Кайда ла барсаң, дусың булсын,
Дус-иш барда ирләр хур булмас.
Дус-иш барда ирләр хур булмас.

Оставьте комментарий