Күрдем кошлар киткәнен
Күрдем кошлар киткәнен,
Сиздем көзләр җиткәнен.
Сизми калдым, күрми калдым
Яшьлегемнең үткәнен.
Күрдем кошлар киткәнен,
Сиздем көзләр җиткәнен.
Сизми калдым, күрми калдым
Яшьлегемнең үткәнен.
Ак мамыклар оча микән
Аккошлар кагынганда.
Җаннарымны кая куйыйм
Назларын сагынганда.
Ник моңаеп уйга калдың?
Айрылабыз дисеңме?
Бәлки әле айрылмабыз,
Айрылмабыз шикелле.
Озын кышлар бар(е)ыбер үтәрләр,
Гөрләвекләр әле гөрләрләр,
Кайткан кошлар сайрар өздереп,
Яфрак ярыр нәни бөреләр.
Эрер карлар, туарлар җырлар,
Чылтыр-чылтыр агылгач моңнар,
Шул моңнарны кушып сүзләргә,
Җырлый-җырлый атларбыз бергә.
Хисләремә ялкын кабынган,
Өметләрем канат кагына.
Күрмәмешкә салынып син
Узып киттең янымнан.
Күңелемдә әрнеп калды
Син кузгаткан давыллар.
Сизәм әллә каян,
Күңел күреп тора,
Карашыңнан нурлар сирпелә.
Килә өметләрем
Таң җилләре белән,
Синең мәхәббәтең
Минем йөрәгемдә җилкенә.
Яз көне яфрак яра тал,
Көз килгәч яме коела,
Һәрвакыт язгы чәчәк син,
Күнелгә шулай тоела.
Кыр казларын бергә каршылыек,
Күл өстендә яткан басмада.
Казлар белән язлар ташып килә,
Язлар белән сөю башлана.
Кыр казлары очты, күрдегезме?
Һаваларга менеп киткәнен?