Шәһәрләрнең гүзәле син

Синдә чәчәк атты, синдә үтте
Якты язлы яшьлек эзләрем.
Сине сөюемне сөйләр өчен
Җитмәс кебек җылы сүзләрем.

Ык сулары

Ык суларын кичтем таңнарда,
Ык суларын сиптем талларга.
Истәлегем булып үссеннәр
Сагынганда кайтып карарга.
Ык сулары вак-вак дулкынлы,
Ык сулары тирән упкынлы.
Ык суларын ятып эчмәсәм,
Баса алмам йөрәк утымны.

Энекәш

Үскәндә дә акыл белән үстең.
Йөр(е)мәдең безгә салышып.
«Мин үзем!» дип эшнең авырына
Тотындың син һәрчак ныкышып.
«Мин төпчек!» дип, төпле итеп,
Һәрбер эшне кылдың тырышып.

Җиләкле аланым

Җәй җәйлеген итте — пеште җиләк
Их җыясы иде чиләк — чиләк!
Күптән юлым төшми шул аланга,
Еш җыенам, тик юлыгам сирәк.