Ык суларын кичтем таңнарда,
Ык суларын сиптем талларга.
Истәлегем булып үссеннәр
Сагынганда кайтып карарга.
Ык суларын сиптем талларга.
Истәлегем булып үссеннәр
Сагынганда кайтып карарга.
Ык сулары вак-вак дулкынлы,
Ык сулары тирән упкынлы.
Ык суларын ятып эчмәсәм,
Баса алмам йөрәк утымны.
Ярларында маллар туенган
Ык буйлары чыкмый уемнан.
Әнкәм теккән тәүге күлмәгем
Ык суында чайкап юылган.