Кояшлы Ватаным

Без атлаган юлдан кояшлырак,
Яктырак юл бармы дөньяда!
Яшьлек өчен якты юллар ачык,
Дәртләндерә безне замана.

Кояш чыккан якта — баткан якта

Сугыш уты кинәт каплап алды
Тыныч иртә, аяз ал таңны.
Ил уллары бердәм яуга китте
Саклар өчен газиз Ватанны.

Кошлар китә (беренче вариант)

Туган җирен ташлап кошлар китә,
Һаваларда кала сагыш-эз.
Сагышларны җиңгән изге җаннар
Туган җирнең бетмәс яме сез.