Өфе вальсы (икенче вариант)

Нурлы Өфем минем, җырлы (матур) Өфем,
Син бирәсең кояш җылысын.
Тирбәләсең бакча кочагында,
Мәңге яшәр тормыш җыры син.

Әтнәм — туган яккаем

Хәтфә таулар, яшел үзәннәрем,
Җир җиләге пешкән болыннар…
Туган якта мине былбыл иткән
Үзем генә белгән җырым бар.

Әткәй йорты (дүртенче вариант)

Тәүге сулыш, тәүге елау,
Әнкәемнең күкрәк сөте,
Тәпәш бер өй, салам түбә,
Учак уты, зәңгәр төтен —
Әткәй йорты.