Өй артыгыз гөлбакча,
Җиләге пешкән-пешкән.
Җиләк арасында сайрый —
Сандугач очып төшкән.
Гөлбакчагыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына.
Өй артыгыз гөлбакча,
Гөлләре түтәл-түтәл.
Түтәлләргә кояш төшкән,
Нуры гөлләрне үпкән.
Гөлбакчагыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына.
Өй артыгыз гөлбакча,
Коймасы челтәр-челтәр.
Бакчагызга кемдер керер,
Сезне бәхетле итәр.
Гөлбакчагыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына.