Язгы хисләр (беренче вариант)

Яратам язларның
Шау-шулы ярсуын.
Иртәнге таңнарның
Балкуын, алсуын.
Яратам суларның
Ярлардан ашуын,
Көз киткән кошларның
Янадан кайтуын,
Яңадан кайтуын.

Язгы сулар

Яз килгәнен сизмәдем дә,
Кыш-суыклар үткәнен.
Аптырап калдым күргәнемдә
Инде язлар килгәнен.
Агымсулар чылтыр-чылтыр
Ярларына кага-кага.
Күңелемдә яз моңнары
Ташкыннарның тавышлары.

Юрүзәндә бер гүзәл

Таулар, кыялар, болын, тугайлар —
Ямь өсти сиңа иртән, Юрүзән.
Суларың эчкән, тавында үскән
Гөлләрдән күркәм синдә бер гүзәл.