Язгы сулар

Яз килгәнен сизмәдем дә,
Кыш-суыклар үткәнен.
Аптырап калдым күргәнемдә
Инде язлар килгәнен.
Агымсулар чылтыр-чылтыр
Ярларына кага-кага.
Күңелемдә яз моңнары
Ташкыннарның тавышлары.

Аптырамагыз язгы суга,
Сулар түгел гомер ага.
Ташкыннарның тавышында
Яшьлегемнең сагышы бар.

Яз килгәне күңелемнең 
Чиртте нечкә кылларын.
Йөрәкне назлап эретте
Язгы ташкын сулары.
Сагышларым — язгы ташкын,
Күз яшьләре тамчылары.
Йөрәгемнән бозлар китә,
Әллә инде яшьлек үтә.

Аптырамагыз язгы суга,
Сулар түгел гомер ага.
Ташкыннарның тавышында
Яшьлегемнең сагышы бар.

Оставьте комментарий