Мин дә шул торналар шикелле

Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар илереп.
Мин беләм: өзелде җаннары
Туган җир калганын сизенеп.

Мин каен булыр идем

Көзге урман, каен яфраклары
Әкрен җилдән җиргә коела.
Сары яфрак сыман сары сагыш
Әйдәп килә гомер буена.

Мин сине эзлимен

Мин сине эзлимен,
Тынгылык (тынычлык) белмимен,
Эзлимен, түзмимен…
Эндәш, кайда син?
Хәтердә күзләрең,
Елмайган йөзләрең,
Ягымлы сүзләрең…
Эндәш, кайда син?

Көт мине (беренче вариант)

Язгы кичләр юмарт була
Сагышка, моңга.
Сагыш, моң, йөрәккә үтеп,
Әйләнә җырга,
Язгы хисләр күңелеңне
Дәшсәләр юлга,
Көтәрмен диген антың бар,
Ялгышма, уйла!

Көткәнсеңдер, әткәй

Көткәнсеңдер, әткәй, кайталмадым,
Читтә йөртте язмыш юллары.
Сиңа атап җырым язылмады,
Ялгышымны соңрак аңладым.