Ашкыну (икенче вариант)

Иделем, гел сиңа ашкынам,
Дулкыннар атылган ярыңа.
Ашкынам, сөенәм… Ә кайчак көенәм,
Тынгылык табалмыйм җаныма.

Бакыр чишмә

Ярсуларым үтә, татлы сагыш өтә,
Килсәм Бакыр чишмә буена.
Тәүге гашыйк чаклар, аерды бит ятлар,
Яшьлек ярым, гел син уемда.

Ак каен (бишенче вариант)

Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсен дип язлар саен,
Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен.
Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем,
Шушы каен төбендә син: «Мин башканы сөям», — дидең.