Балачагым (беренче вариант)

Ага чишмә җырлап,
Белми талачагын…
Чишмә җыры төсле
Булсын балачагым.

Әйдә, җырлыйк бергә, —
Күңел моңга тулган.
Һәммә кеше җирдә
Элек бала булган.

Беләм җанда мәңге
Әни калачагын.
Әти-әни белән
Узсын балачагым.

Әйдә, җырлыйк бергә, —
Күңел моңга тулган.
Һәммә кеше җирдә
Элек бала булган.

Янып яшим җирдә,
Минем янар чагым.
Кояш сыман көләч
Булсын балачагым.

Әйдә, җырлыйк бергә, —
Күңел моңга тулган.
Һәммә кеше җирдә
Элек бала булган.

Беләм бәхет эзләп
Юллар салачагым…
Ватан куенында
Узсын балачагым.

Әйдә, җырлыйк бергә, —
Күңел моңга тулган.
Һәммә кеше җирдә
Элек бала булган.

Оставьте комментарий