Син булмас

Сиңа кайтып сыена торган идем,
Карашлар өшеткән чагымда,
Йөрәккәем югалтты терәген,
Сыенырмын инде кемнәргә,
Җаным газап чиккән төннәрдә.

Син икән бит

Хисләреңнең садәлеген тоеп,
Йолдызларга исемнәрне уеп,
Алларыңа узыйм, дисәм.
Син инде чит…
Узганнарның моң авазы тулып,
Сагышларның кайтавазы булып,
Бәгырьләрдә уйлар ята икән бит…

Син кайда идең?

Син кайда идең,
Кайларда йөрдең,
Ничек мин сине
Күрмәдем икән?
Син торган йортны,
Синең урамны
Ничек кенә мин
Белмәдем икән?

Сердәш миләшләр

«Керфекләрең яшьле», — димә, дустым,
Юк, елаудан түгел ул яшьләр.
Койды бары яңгыр тамчыларын
Мин кагылып узган миләшләр.

Сары гөлләр

Аланнардан өзми башка гөлләр,
Өздең сары гөлләр бәйләмен.
Гөлләреңне назларыма сибеп,
Язмышларны син бит бәйләдең.

Сау булыгыз

Сау бул, минең туып үскән ямьле илем,
Сау булсыннар урман, басу, кырларым,
Сау булсыннар печән чапкан болыннарым,
Сау булсыннар даннар тоткан сабан туйларым.