Урман эчләрендә урман
Урман эчләрендә урман,
Каен белән карама.
Янам синең утларыңда,
Ниләр табыйм дәвага?
Урман эчләрендә урман,
Каен белән карама.
Янам синең утларыңда,
Ниләр табыйм дәвага?
Җырларым сыймый җаныма,
Чыгамын болыннарга.
Урманнарда йөрим җырлап,
Өзелеп сагынганда.
Агыйделкәй ак микән,
Бездән бик ерак микән?
Хатлар саен сөям диеп
Язулары хак микән?
Ун ел гомер узып киткән,
Минуты да калмаган.
Секундлары тик-так килеп,
Галәмнәргә таралган.
Пыялага зын-зын итеп
Яшь нурлар сибеләләр.
Керсен өйгә язгы хәбәр,
Ачылсын тәрәзәләр. Их!
Кайтканда каңгылдап казлар,
Акканда соңгы бозлар,
Тәрәзә юа кызлар әй, кызлар!
Бу дөньяда төрле хәл бар
Ярату бар, оныту бар.
Сиңа киләм, тәрәзәңдә,
Тәрәзәңдә утың бар.
И мөкатдәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен,
Айрылабыз, ахрысы!
Төнбоеклы тирән
Күл ярлары чирәм.
Чирәмендә ятып ял итәм.
Күлнең суын буйлыйм,
Үзем сине уйлыйм,
Үзем сине сагынып көтәм.
Төнбоеклы күл буенда
Саклана безнең эзләр.
Текәп карыйлар шикелле
Миңа бик таныш күзләр.
Тәрәземә төшкән ай нурлары
Сагыну сәламнәрем илтсәче.
Сөюләрем моңлы бер җыр булып
Күңелемдә чыңлап үтсәче.