Көз җыры

Тышта яфрак, сары яфрак — җиткән көзләр,
Китә казлар, киек казлар, язлар әзләп.
Язлар әзләп, кайта алмый тик талган йөрәк,
Киләчәккә ара ерак! Ара ерак!

Кайда алар, кайда икән алар?

Кайда алар? Кайда икән алар —
Сөю утларында янган чаклар,
Мөлдерәмә тулып ташкан күңелләргә
Йолдызлардан сихри моңнар тамган чаклар?

Диләфрүз

Зифа буең, тал-тирәккә пар икән,
Талдан болай нечкә билең бар икән,
Зифа буең тиңнәр өчен, Диләфрүз,
Нечкә билең кемнәр өчен, Диләфрүз?

Фәрештәм

Гәрәбәдән тезгән муенсаккаенның
Гәрәбәсе кайсы гына илләрдән?
Тапмас бу диеп уйлама, табырмын
Җилләр куып җитә алмас җирләрдән.

Бишек җыры (җиденче вариант)

Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам — багалмам, үсәсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры, күчәрсеңме син?