Әллә кояш, әллә ай… (икенче вариант)

Онытылып йөрөп ятам,
Әллә өндә, төштә — мин?
Син елмаеп бер карасаң,
Коелам да төшәм мин.

Тырышсам да уйларыңды
Тиз генә белеп булмый, —
Минем өчен булдыңмы син
Әллә кояш, әллә ай?

Бер сүзеңне ишетсәм дә,
Минем өчен ул мең алтын;
Үзем тагы телсез калдым,
Сүзләремне югалттым.

Тырышсам да уйларыңды
Тиз генә белеп булмый, —
Минем өчен булдыңмы син
Әллә кояш, әллә ай?

Карашларың өтеп ала,
Әллә сүнмәс ялкынымы?
Шушы караш елытканда,
Мәңге тоймам салкыңны

Тырышсам да уйларыңды
Тиз генә белеп булмый, —
Минем өчен булдыңмы син
Әллә кояш, әллә ай?

Оставьте комментарий