Йөрәкләр сөюле ялкында

Йолдызлардан бергә нурлар җыйдык,
Түкми-чәчми җанда урадык.
Йолдызлар атылды, дәшмичә санадык-
Пар сөю килсенгә юрадык.

Йөрәк сагышы

Яшьлегемнең ал таңында
Очрадың да юлларымда,
Үзгәрттең син минем язмышны.
Йөрәгемә салдың ялкын,
Тик нигәдер үзең качтың,
Күңелемдә калды сагыш-моң.

Йөрәк патшам

Миңа карап күзләремнең
Нурлаганын күрсә таң,
Әй, нурланганын күрсә таң,
Таң нурларын үбәр идем
Күземнән чагылганда,
Таңны моңга күмәр идем
Чулпаным кабынганда,
Таңны моңга күмәр идем
Чулпаным кабынганда,
Әй, чулпаным кабынганда.

Йөрәк дәшә

Икәү бергә йолдыз санадык без,
Каршы алдык бергә таңнарны.
Оныт, дисең, аңла мине, дисең…
Мин аңлармын… Йөрәк аңлармы?..

Йөрәк

Ертып ачтым күкрәгемне,
Йолкып алдым йөрәгемне
Һәм йомарлап учларыма,
Илттем аны дусларыма.
Илттем аны сиңа, җаным.
Тик күрмәдең нигә, җаным?