Акланнарга кил!
Йөгереп кенә кердем акланарга,
Күк чәчәктән таҗлар үрергә.
Чәчәкләрдән гүзәл җанкаемны
Языр, бәлки, шунда күрергә.
Йөгереп кенә кердем акланарга,
Күк чәчәктән таҗлар үрергә.
Чәчәкләрдән гүзәл җанкаемны
Языр, бәлки, шунда күрергә.
Сөю килде язгы ташкын булып,
Туңган хисләремне эретеп.
Гөрләвекләр ак томанга тулып,
Кайтыр кошларны ашыктырып.
Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардан
Сораганың бармы серләрен?
Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардан
Сораганың бармы серләрен?
Саргаямын сагышлардан,
Сәгать саен сагынам.
Сиңа сәлам әйтергә, дип,
Аккош канат кагына.
Аккан сулар шундый ярсу иде,
Шундый алсу иде иртәләр!..
Йөрәгемне сиңа бүләк иттем, —
Гашыйклар бит шулай итәләр.
Акбүз атым — көмеш тояк, көмеш тояк,
Ут чыгара ташлардан.
Походларда һаман бергә,
Бергә кердек ут эченә,
Ни үтмәде башлардан.
Бер егет килә урамнан,
Акбүз атка атланган.
Сабан туе ярышында
Беренчелекне алган.
Ал тасмалар бәйләр идем,
Агының ялларына.
Матур җырлар җырлар идем,
Утырып яннарына!..
Туй күлмәге кигән таллар,
Бизәнгән урамнары.
Кочагына алды безне
Мәхәббәт бураннары.
Бар дөнья ак кына,
Күңелләр шат кына,
Коела, коела ап-ак кар;
Ак уйнак буранда
Без икәү урамда —
Бу ак төн гомерлек бер ядкарь.
Бар дөнья ак кына,
Күңелләр шат кына,
Коела, коела ап-ак кар;
Ак уйнак буранда
Без икәү урамда —
Бу ак төн гомерлек бер ядкарь.