Гөлләр алдым (икенче вариант)

Гөлләр алдым, суга салдым,
Агып китте гөлләрем.
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Үтәр диеп белмәдем.

Гөлләр алдым (беренче вариант)

Гөлләр алдым, суга салдым,
Агып китте гөлләрем.
Аккан сулар кебек яшьлек
Үтәр диеп белмәдем…

Гөлләр (икенче вариант)

Яфрак коеп, ак каеннар бөгелгәндә, 
Ак кар ява алсу гөлләргә. 
Гөлләр ничек үссен, 
Гөлләр ничек түзсен 
Көзге салкын җилләргә? 

Гәрәбә

Сары-сары гәрәбә,
Ярдан түбән тәгәрә,
Су төбендә калтыра,
Йолдыз булып ялтыра.
Сары-сары гәрәбә,
Югалмасмы әрәмгә?
Егет биргән муенса,
Нәрсә икән уенда?