Сөйлә, гармун, серләремне
Күңелемдәге серләремне
Салдым гармун теленә.
Гармун телләре серемне
Сөйләсен дип үзеңә.
Күңелемдәге серләремне
Салдым гармун теленә.
Гармун телләре серемне
Сөйләсен дип үзеңә.
Сөйгән ярың кем, дисәгез,
Гади генә бер кеше.
Гармун уйнау, баян уйнау —
Аның бар белгән эше.
«Сөйгән ярың кем?» — дисәгез,
Гади генә бер кеше.
Гармун уйнау, баян уйнау
Аның бар белгән эше.
Кичке авыл урамында
Гармун моңы яңгырый.
Яшь егетнең гармунына
Кызлар кушылып җырлый.
Утлар сүнә тагын урамнарда,
Таңга чаклы авыл тын кала.
Тик кайдадыр ярсу хискә бирелеп
Ялгыз гармун гына моңлана.
Өч игезәк — өч туган —
Килә чишмә юлыннан.
Ялга кайткан диңгезченең
Гармун төшми кулыннан.
Көмеш йолдызлар яуганда,
Шаулаган чакта иген,
Тәрәзәңдә ут янганда, —
Мин гармун булыр идем.
Гармун алдым мин кулыма,
Чыктым урман юлына.
Кызлар белән таныштыр, дип,
Куштым мин гармуныма
Биек тауларның башында
Утырып уйлар уйладым;
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.
Бер сыздырып җибәр әле,
Кулларыңда гармуның.
Күңелгә сеңгән көйләрнең.
Онытыласы юк аның.