Күн авылы көе (беренче вариант)

Биек тауларның башында
Утырып уйлар уйладым;
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.

Ал бәйлиләр, гөл бәйлиләр
Талган беләкләремә;
Сабыр итәргә кушалар,
Түзмим йөрәкләремә.

Йөрәкләрне җилкетерлек
Минем дә бит бар моңым;
Узган гомер искә төшсен,
Тартып җибәр гармуның.

Оставьте комментарий