Моңлы гармун (икенче вариант)

Утлар сүнә тагын урамнарда,
Таңга чаклы авыл тын кала.
Тик кайдадыр ярсу хискә бирелеп
Ялгыз гармун гына моңлана.

Алмагачлар йомшак ак таҗларын
Җилгә сибә, җиргә төшерә.
Әйт, яшермә, кемне эзлисең син,
Әйт, гармунчы егет, яшермә!

Ул килмәгән капка, кермәгән өй,
Ул йөрмәгән сукмак, юл калмый.
Караңгыда эзли кемнедер ул,
Эзли, гүя эзләп табалмый.

Алмагачлар йомшак ак таҗларын
Җилгә сибә, җиргә төшерә.
Әйт, яшермә, кемне эзлисең син,
Әйт, гармунчы егет, яшермә!

Оставьте комментарий