Дуслык жыры

Жыр белән тусыннар хезмәтнең таңнары
Шатлыкта үтсеннәр бар көннәр
Елмаеп туганын илдәге таңнарның
Теләми бу җирдә соң кемнәр.

Дуслык көче

Бер дускаем Ырынбурдан,
Икенчесе Казаннан,
Ә мин үзем Өфеләрдән,
Без дусларбыз кайчаннан.
Ныклы дуслык, рухи байлык,
Безнең йөрәк түрендә.
Өфе, Казан һәм Ырынбур,
Кан кәрдәшләр гомергә.

Дуслар (икенче вариант)

Дус, дус, дус, мәңгелеккә дус,
Күңел түремә дускаем син уз,
Күңел түремә дускаем син уз.
Зарланасың да, моңланасың да,
Булмаган чакта яныңда чын дус,
Булмаган чакта яныңда чын дус.

Дуслар белән

Шатлыкларны тыныч (шашып) каршыладым,
Кайгыларны яшьсез күтәрдем.
Яннарымда дуслар булгангамы,
Тоймаганмын еллар үткәнен.

Дуслар кирәк!

Бар эле, бар дуслар белән
Ашап-эчәсе.
Бар эле бар сезнең белән
Бәйрәм итәсе!
Дуслар кирәк! Дуслар — терәк
Тормыш юлында.
Дуслар белән гөрләп яшәү —
Ходай кулында.