Ашкына гомер

Ашкына күңел, ярсып үтәргә,
Без бит туганбыз тормыш көтәргә.
Ашкына гомер, көт син чак кына,
Бәхетле булыр тормыш хакына.

Ахры заман

Дөрләп яна дөнъя,
Бакчалар әйләнде, ком сүлгә.
Ахры заман килде,
Каннарсымнарлар җитми кешегә.
Заман ахры килде,
Ата — улны, ана — кызны белми.
Кешегә ни булды?
Талаш — ызгышлар, утлы — сугышлар кабынды.

Ат эчерәм җылудан

Ат эчерәм җылудан, Күз алмыймын сылудан, Сызгырып та җибәрәм, Әллә йөрәк ярсудан. Их, суга баруларың, Су сирпеп алуларың, Тик баса алмый (сүндерми) суларың Йөрәгем ярсуларын. Сызылып таңнар атканда, Сулар алып кайтканда, Түгелмәде суларың — Түгелде күз нурларың. Түгелде күз нурларың, Түгелде күңелемә. Су ташымый, ут ташыйсың — Әллә җиңелме миңа? Ат эчерәм җылудан, Күз алмыймын … Читать далее

Амин, Асин, Абез

Кайчан да булса барсы бетәчәк!
Һәм безнең урынга бүтән кешеләр киләчәк,
Без килгән шикелле, ә калганнар сизмәячәк!
Кабат очрашырга сәбәп бир, киләчәк!

Алтын гомер (беренче вариант)

Алтын да гына алтын балдак,
Алтын гына еллар, ай уза.
Алтын тузганнары сизелми,
Безнең алтын гомерләр туза.