Рәхмәт, Тәңрем

Таңда җиргә чыклар ятты —
Рәхмәт, Тәңрем.
Иркен сулыш, тыныч җаным,
Өмет белән яшим тагын —
Рәхмәт, Тәңрем.
Ялгыз түгел — янда парым,
Җиңәрлек бүген барын —
Рәхмәт, Тәңрем.
Күгем аяз, ачык юлым,
Сау-сәламәт аяк-кулым —
Рәхмәт, Тәңрем.

Ни булса да бу тормышта,
Миңа җан иңдергән өчен,
Сау балалар тудырып, парлар
Биргән өчен, рәхмәт, Тәңрем.

Еллар авыр, борма юллар,
Кичә-кичә утлар-сулар
Яши кеше.
Һәр көнендә бәхет көтеп,
Күкләрдән күп өмет итеп,
Яши кеше.
Авырлыклар биргән өчен,
Дөньяга китергән өчен
Рәхмәт, Тәңрем.
Киләчәк һәм үткән өчен,
Сөю колы иткән өчен
Рәхмәт, Тәңрем.

Ни булса да бу тормышта,
Миңа җан иңдергән өчен,
Сау балалар тудырып, парлар
Биргән өчен рәхмәт, Тәңрем.

Оставьте комментарий