Әнкәй моңы

Моңланасың, әнкәй, моңланасын…
Киттек шул инде без еракка.
Таратасың, әнкәй, сагышыңны
Кайчак җырлап, кайчак елап та.

Әнкәй оекбашы

Кышкы озын кичтә, балаларың өчен
Бишек җырын әнкәй көйләгән.
Йөрәк утларына, ул җылысын өстәп
Ап-ак оекбашлар бәйләгән.

Әнкәй, синең кулларың

Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биреп,
Үзе коры калган куллар ул,
Әнкәй, синең йомшак кулларың.

Әнкәйгә

Чал чәчләрең тарап,
Ак яулыгым салдым
Дөньяларны тарткан
Иңнәреңә.
Синең куллар сөйсә,
Мин ышанам җирдә
Бөтен авырлыкны
Җиңәремә.