Әнкәем (бишенче вариант)

Әнкәемә, тормышымда
Соңгы җимеш, соңгы жимеш,
Күпме бала арасында,
Иң соңгысы, соңгы өмет.

Иң кадерлем, иң сөеклем,
Иң ягымлы әнкәем син.
Рәхмәтемне белдерергә,
Тагын ниләр әйтәем соң.

Куеныңда гына үстердең,
Гомрең буе аермадың,
Ай кояштан алган кебек,
Сүрелмәслек нурлар алдым.

Иң кадерлем, иң сөеклем,
Иң ягымлы әнкәем син.
Рәхмәтемне белдерергә,
Тагын ниләр әйтәем соң.

Күзләреннең яктылыгы
Хәтерләтә аяз күкне.
Изгелекне, игелекне,
Алар миңа күпме бирде.

Иң кадерлем, иң сөеклем,
Иң ягымлы әнкәем син.
Рәхмәтемне белдерергә,
Тагын ниләр әйтәем соң.

Оставьте комментарий