Җырым булсын бүләгем
Сандугачлар тирәктә,
Кызлар бара җиләккә.
Җиләк төсле минем чибәр,
Ут салды шул йөрәккә.
Сандугачлар тирәктә,
Кызлар бара җиләккә.
Җиләк төсле минем чибәр,
Ут салды шул йөрәккә.
Җырлар өчен җырым бар,
Сөйләр өчен серем бар.
Син генә тик аңламыйсың,
Әллә инде күңелең тар,
Әллә авыр кайгың бар?
Күк йөзендә ялгыз гына
Йөзә аҡ болыт.
Ак болыттай яшисең син
Миңа ят булып.
Җәйләр булып мин килермен,
Салкын кышларда.
Күңелеңне боексытма,
Иркәм мин барда!
Җәүһәрия, бер елмайдың,
Хисләремне кузгаттың.
Кыйгач кашың җәя итеп,
Йөрәгемә ук аттың.
Их, мәхәббәт, серле чишмә,
Мәңге шаулар суларың.
Суларыңның агышларын
Алып китә елларым.
Көеп-яну язмыш утларында,
Мәхәббәтем белән чорналган.
Югалдың син, әммә, кире кайттың,
Соңлап килдең, җырлар җырланган.
Бер тапкыр күргәч тә сине, көләч йөзеңне
Кыенсындым, әйтә алмадым, сөю сүземне
Күз алдымнан югалганда уфтанып калдым,
Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым
Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым.
Әйдә, чыгыйк әле болыннарга,
Ал чәчәкләр өзеп йөрерсең.
Яратаммы сине, әйтмим әле —
Күзләремнән белерсең.
Җырлачы бер, иркәм, яшь гомернең
Сагындырган чагы турында;
Мәхәббәтнең беренче гөлләре
Чәчәк атсын иде җырыңда.