Җәйгор булсам

Күк йөзендә ялгыз гына
Йөзә аҡ болыт.
Ак болыттай яшисең син
Миңа ят булып.

Яңгыр булсаң, җәйгор булам,
Яу син, яу гына.
Ак болытым — ак өметем
Йөзә җай гына.
Йөзәсең син, аһ, йөзәсең,
Ак болыт булып.
Минем күңелдә,
Зәңгәр күгемдә.

Йөрәк янып, күз талдырып,
Карыймын сиңа.
Яуганны сусап көтәм
Яумыйсың нигә?

Яңгыр булсаң, җәйгор булам,
Яу син, яу гына.
Ак болытым — ак өметем
Йөзә җай гына.
Йөзәсең син, аһ, йөзәсең,
Ак болыт булып.
Минем күңелдә,
Зәңгәр күгемдә.

Тамыр җәйгән мәхәббәтне
Сулытма, иркәм.
Күк күкрәтеп, җиргә яуган
Мәхәббәт күркәм!

Яңгыр булсаң, җәйгор булам,
Яу син, яу гына.
Ак болытым — ак өметем
Йөзә җай гына.
Йөзәсең син, аһ, йөзәсең,
Ак болыт булып.
Минем күңелдә,
Зәңгәр күгемдә.

Оставьте комментарий