Үрмәкәем, сине сагынам
Сабый чагым минем искә төшә
Өфе буйларында йөргәндә.
Сабый чагым минем искә төшә
Өфе буйларында йөргәндә.
Өфе урамнары матур,
Күңелгә күчкән яме.
Матурлык урамын ямьләп,
Тагын бер үтәм әле.
Өфе урамнары моңлы,
Җырга тулышкан мәле,
Өфенең җыр урамыннан
Бер җырлап үтәм әле.
Һай, туган җир, газиз җир,
Ата-бабам баккан җир,
Тәүге сулыш алгач та
Бәхет таңым аткан җир!
Йомшак кына җемелдиләр
Йолдызлар җәйге кичтә…
Туган якның зәңгәр күге
Истә, һаман да истә.
Яз җиткәч, туган ягыма
Кайтам коштай талпынып.
Әбдекигә, күл буена,
Сабантуйга сагынып.
Әгерҗе көйләрен уйна,
Бар да кушылып җырласын;
Бәхетлеләрнең шат җырын
Ватаныбыз тыңласын.
Җырлыйбыз илебез
Гөлбакча булганга;
Дуслык үзәннәрен
Яктыртып торганга.
Гөрләп үсә Әгерҗебез
Туган ил кочагында.
Былбыл моңы талларында
Таңнар аткан чагында.
И туган як, туган як,
Бабайларым торган як,
Ояларын корган як,
Дөньяларын куган як.
Минем туган ягымда
Торна канат кагына.
Чит җирләргә китсә дө,
Туган ягын сагына.
Җирем, җирем, яшел бишегем син,
Гашыйк түгел сиңа кем генә?
Туган көннән башлап син минеке,
Мин дә синеке бит мәңгегә.
Сагыну-сагышларга
Чара табалмыйча
Авылыма кайткан чагымда,
Үзәкләрне өзеп, яңара яңадан
Мәтрүшкәләр исе җанымда.