Авылым минем Сәвәләй (Сандугач тавы)

Язгы кояш нурын сибә
Мин барыр юлларыма.
Кайта һәр көнне күңелем
Сәвәләй авылына.

Сандугач тавына менгәч,
Артка борылып карадым.
Ничә еллар үтте инде,
Мин сине оныта алмадым.

Авылым матур шул минем,
Ул минем туган илем.
Кайгы-хәсрәт төшкән чакта,
Кайтып сыеныр җирем.

Сандугач тавына менгәч,
Артка борылып карадым.
Ничә еллар үтте инде,
Мин сине оныта алмадым.

Оставьте комментарий