Алма бакчасы

Алма бакчасына кереп,
Эзлим син гүзәлемне.
Эзләмә, таба алмассың, дип,
Өзәләр үзәгемне.

Сандугачым, әйт үземә:
Кайсы талга кунасың?
Күзем йомсам, күз алдымда
Торган кебек буласың.

Алма бакчасына керсәм,
Гөл арасыннан үтәм.
Сагынмас кешеләр булмас,
Сагынам, сабыр итәм.

Оставьте комментарий