Торналар шикелле
Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар өзелеп…
Мин белдем: өзелде җаннары,
Туган җир каласын сизенеп.
Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар өзелеп…
Мин белдем: өзелде җаннары,
Туган җир каласын сизенеп.
Күңелемдә уйный язгы ташу,
Кар сулары эреп акканда.
Барам шулчак ялгыз урманнарга,
Умырзая чәчәк атканда.
Өметләрем тагын сүнде инде,
Ничәнче кат сыный язмышым.
Нигә язмыш миңа шулай кырыс,
Кайда булды икән ялгышым?
Эзләдем, тапмадым синең кебек мин,
Гүзәл чәчкәләрне җир йөзеннән.
Сиңа кайттым, иркәм, талпынып, очып,
Җитешмәдем — соңга калдым мин.
Сиңа атап күпме җырлар яздым,
Кушып кайнар йөрәк хисләрен.
Бер җырың да миңа түгел, дигән
Сүзләреңнән әллә нишләдем.
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Күзләреңдә сүнәр чаткылар.
Йөрәгеңә төшәр бозлы сагыш,
Сүзләреңә иңәр ачы зар.
Җилләр исә, җанны кисә,
Еракларда туган җир.
Читтә гомер иткәннәргә,
И Ходаем, түзем бир.
Тормыш юлын бергә үтәрбез, дип
Хыялландык яшьлек таңында.
Хыял узды, бары сагыш калды —
Тынгы бирми һаман җаныма.
Кагылма син толлар күңеленә,
Толлар күңеле — тирән күл бит ул.
Сагынулардан, өмет-сагышлардан
Мөлдерәмә тулган күз бит ул.
Сагынасыңмы туган авылыңны,
Исеңдәме искән җилләре,
Тирә-якка хуш исләрен сибеп,
Гүзәл үскән бакча гөлләре?