Су өстендә чәчәк бәйләме

Күңелемдә уйный язгы ташу,
Кар сулары эреп акканда.
Барам шулчак ялгыз урманнарга,
Умырзая чәчәк атканда.

Рәнҗемәсләр, өзгән өчен, миңа,
Һәркайсына сине сөйләдем.
Сөйгәнемә барып җитсен, диеп,
Аккан суга чәчәк сибәмен.

Су өстендә чәчәк бәйләмнәре,
Ядкарь булып калдык, диярме?
Вәгъдәләрне җуйдык анда, диеп,
Сөя күрмә башка берәүне.

Рәнҗемәсләр, өзгән өчен, миңа,
Һәркайсына сине сөйләдем.
Сөйгәнемә барып җитсен, диеп,
Аккан суга чәчәк сибәмен.

Аерылды язмыш, бозлар кебек,
Умырзая чәчәк атканда.
Тынгы тапмый ярсу йөрәккәем,
Йолдыз батып, таңнар атса да.

Рәнҗемәсләр, өзгән өчен, миңа,
Һәркайсына сине сөйләдем.
Сөйгәнемә барып җитсен, диеп,
Аккан суга чәчәк сибәмен.

Оставьте комментарий