Соңга калдым

Эзләдем, тапмадым синең кебек мин,
Гүзәл чәчкәләрне җир йөзеннән.
Сиңа кайттым, иркәм, талпынып, очып,
Җитешмәдем — соңга калдым мин.

Җитешмәдем, иркәм, бәйләгәнсең син
Тормыш юлларыңны башка белән.
Кайтып, каеннарга сөялеп еладым,
Серләремне аңа сөйләдем.

Күз яшьләрем сөртеп, кулга чәчкә тотып,
Сезне котларга дип туйга килдем.
Күзләреңдә синең моңсу утлар,
Кая китте шаян чакларың?
Күзләреңдә синең моңсу утлар,
Кая китте шаян чакларың?

Оставьте комментарий