Исән булсаң, әнкәй

Бүгенгедәй күз алдымда тора минем,
Әнкәй, синең назлы карашың.
Исән булсаң, очып кайтыр идем
Шәһәр белән авыл арасын.

Ялгыз үткән төн

Бүген очрашмадык. Үкенәсеңме,
Ялгыз үткәненә бу төннең?
Мин үкенәм. Син бит якты нуры
Туачак һәр таңның, һәр көннең.

Хаталар төзәлмәсләр

Сахраларга барган чакта,
Гөлләргә кагылырсың.
Кайларда йөри икән, дип,
Ярыңны сагынырсың.
Гөлләр, хуш исләр таратып,
Әйләндерер башыңны.
Яшьлек хаталарың өчен
Койма, җаным, яшеңне.

Хатирәләр — тулпар атларым

Таң ата да, көн дә кояш чыга,
Керфекләрен ачып, елмаеп.
Саба җиле чык суларын түгә,
Соңгы йолдыз сүнә моңаеп.

Хатлар яздым

Хатлар яздым сиңа, хатлар яздым,
Йөрәгемә кушып назларны.
Тынычлыгын җуйды минем җаным,
Ник аларга җавап язмадың?