Сагынам (икенче вариант)

Таш калада җилгә ялынам,
Алып кил, дип, чәчәк исләрен.
Мин аларны шундый сагынам,
Исләреннән таныйм төсләрен.

Онытты дип уйлама

Асыл кошлар кунып сайрый
Яр буе талларына.
Күзем йомсам, бергә чаклар
Килә күз алларыма.
Көн артыннан көннәр үтә,
Сагынып көткән чагым.
Кавышыр көннәр килерме?
Әйт әле, зифа талым.

Мин сиңа кайттым

Мин сиңа кайттым, сагынып кайттым.
Яшьлек учагы үзенә таррты.
Безнең учакта ут калган әле,
Син дә ялгыз бит, кит, димә, яме.

Миннән китү

Миннән китү, иркәм, китү түгел әле,
Үз-үзеңнән китә алмассың.
Ара ераклашкан саен, беләм,
Сагынырсың, он(ы)та алмассың.

Моңлы җырым

Ничә кышлар үтте, ничә язлар килде,
Ак күлмәкләр килде киясе.
Сөю бүләк иттең, мине ялгыз иттең,
Авыр миңа, ничек түзәсе?

Көтәм сине (икенче вариант)

Өметемне өзми көтәм сине,
Кайтырсың, дип, бәлки, көзләрен.
Саргайган күк миләш яфраклары,
Саргаядыр минем йөзләрем.
Көтәрмен мин, ахры, гомерем буе,
Өмет учакларым сүнгәнче,
Өннәремдә килеп бер елмайчы,
Төшләремдә чәчкә биргәнче.

Көтәм сине, балам!

Көтәм сине, җырлы язлар килеп,
Кар сулары шаулап акканда.
Көтәм, балам, бакчабызда гөлләр
Матур чәчәкләрен атканда.