Сөюемне сагынам (икенче вариант)

Сиңа булган сөюемнән
Йөри идем тилмереп.
Бу дөнъяның бар бәхетен
Тик синдә генә күреп.
Тик синдә генә күреп.

Сиңа килдем (икенче вариант)

Еллар аша, урау еллар аша,
Сине җаным, сине эзләдем.
Йөрәгемне учларыма тотып
Сиңа килдем, сиңа килдем әле,
Сиңа килдем әле, Гүзәлем.

Син — минем кешем!

Син — минем язым,
Син — иң тәүге назым,
Умырзаялай балкыган талым.
Син — умырзаялай балкыган талым,
Син — минем язым!