Тавыш бирче

Синең хакта яшьлек хәтирәсе
Гомер җибен сүтә киредән.
Еллар аша сиңа эндәшәм мин:

Тавыш бирче, тавыш бирче,
Тавыш бирче яшьлек иленә.

Сөйгән җаннар генә куш канатлы,
Алышлар да төсле җил белән.
Бәхет өчен пар канатым кирәк.

Тавыш бирче, тавыш бирче,
Тавыш бирче бәхет иленә.

Сөюсез һәм синсез елларымны
Алып ташлар идем иңемнән.
Мәхәббәтем, бик сагындым сине.

Тавыш бирче, тавыш бирче,
Тавыш бирче сөю иленә.

Оставьте комментарий